Нурлатта чыгарылышларның әти-әниләре БДИ тапшырды

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Быел балалары мәктәпне тәмамлаучы әти-әниләр янәдән парта артына утырып, сынау рәвешендә чыгарылыш имтиханы тапшырып карадылар.

Бүген, 26 февральдә, Нурлат шәһәренең 3нче урта мәктәбе базасында  районның һәм шәһәрнең 11 сыйныф укучыларының әти-әниләре катнашында Бердәм дәүләт имтиханы узды. Тарих буенча үз белемнәрен 15 нурлатлы сынап карарга булды.Нурлат районы мәгариф идарәсе мәгълүматлары буенча, махсус комиссия эшләрне имтиханнан соң ук тикшерәчәк һәм нәтиҗәләр бүген үк билгеле булачак.

Элегрәк әти-әниләр өчен  сынау режимында имтихан рус теленнән узган иде. Быел Рособрнадзор аны Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тарих буенча үткәрергә булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International