"Юность" дуэты башкаручылары җырчылары Аделина Гилячева һәм София Кандинова Чирмешәндә узган «Мирас» милли мәдәниятләрнең беренче төбәкара фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар. Фестиваль Халыкара туган тел көне һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында үтте. Кызлар фестивальгә Мамык авылы мәдәният йорты җитәкчесе Юлия Магарина башлангычында әзерләнделәр һәм милли мәдәниятне популярлаштыру һәм саклауга өлеш кертүләре өчен диплом белән бүләкләнделәр.