Нурлат аграр техникум студентлары Россия һәм Татарстан тарихлары буенча белемнәрен тикшерделәр. Чараның инициаторлары - "Яшь гвардия" активистлары.
Чара Ватан сакчысы көненә багышланды һәм анда студентлар бик актив катнаштылар.
- Күп бал җыйган студентлар безнең иҗтимагый оешманың символикасы белән бүләкләр һәм грамоталар алдылар, - дип сөйләде "Яшь Гвардия"нең Нурлаттагы кураторы Резеда Елауркина.