ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды 2022 елда бизнеска 2 млрд. сумнан артык суммага 446 йөкләмә бирде

"Камыр Батыр" балалар бакчасында ата-аналар җыелышы булып узды.


15
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 8 аенда Татарстан Росреестрына исәпкә алу-теркәү гамәлләренә 774 меңнән артык мөрәҗәгать кергән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12% ка күбрәк. Гражданнар ешрак милек хокукларын теркәүне сорап мөрәҗәгать иткән (692 мең гариза), бу 2021 ел күрсәткеченнән 15 проөентка  алда бара (601 мең гариза).

Ведомство экспертлары шулай ук күчемсез милекне электрон теркәү хезмәтенә ихтыяҗ булуын билгеләп үтә. Быел электрон рәвештә 170 мең гариза кергән, шуларның 155 меңнән артыгы – хокукны теркәүгә (үсеш 9,5% тәшкил иткән).

Күчемсез милек объектлары киселешендә карасак, быелның 8 аенда торак биналарга-193 мең, җир кишәрлекләренә-154 мең, машина урыннарына 7 мең хокук теркәлгән. Өстәвенә, машина-урыннарына  ихтыяҗ кими бара .

Шулай ук ипотеканы теркәү буенча уңай динамика күзәтелә. Майда Татарстан Росреестры тарафыннан 4.5 меңнән артык ипотека теркәлгән булса, август аенда бу сан ике тапкыр диярлек арткан – 8700 гариза. Агымдагы елда барлыгы 60 меңнән артык ипотека рәсмиләштерелгән.

«Элеккечә, торак булмаган биналарга (1,3 мең) ипотеканы һәм җир кишәрлекләренә (20.5 мең гариза) теркәү буенча тотрыклы үсеш күзәтелә. Моннан тыш, август аенда «Авыл ипотекасы» программасы буенча торак шартларын яхшыртырга теләгән республика халкының иң зур кызыксынуы теркәлгән Август аенда гына да әлеге программадан республиканың 54 кешесе файдаланган, ел башыннан барлыгы шундый 164 ипотека теркәлгән», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Яңа төзелешләр базарына килгәндә, күрсәткечләр узган ел дәрәҗәсенә туры килә. Татарстанда өлешләп катнашу буенча барлыгы 13 мең килешү теркәлгән, бу 2021 ел күрсәткеченнән 800 килешүгә артык.

 

Нурлат урман хуҗалыгы урманчылары өчен бу көннәр аеруча киеренке: алар «Урман кисүчеләр» Россия чемпионатына әзерләнә

Нурлатның 3нче мәктәбе базасында ашыгыч хезмәтләр катнашында шартлы рәвештә чыккан янгынны сүндерү буенча планлы күнегүләр-тактик өйрәнүләр уздырылды


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Ярышлар Нурлат шәһәрендә, Ключи бистәсендә, Клуб урамы, 28 адресы буенча узачак

Татарстан «Экология» милли проекты кысаларында урманнарны торгызуга федераль бюджеттан өстәмә финанслау алды

2022 елның 15 сентябрендә Татарстанда аязучан болытлы булачак. Урыны белән яңгыр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International