Нурлатлыларга газ белән эшләүче җиһазларны кулланганда кагыйдәләрне үтәү кирәклеге турында искәртәләр

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Тиздән 2022-2023 елның җылылык бирү сезоны башланачак.

Барлык күпфатирлы һәм индивидуаль торак йортларда диярлек газ куллана торган җиһазлар (агып торган су җылыткыч, ике контурлы казан, һ.б.) бар. 2022-2023 елның җылылык бирү сезоны башланыр алдыннан гражданнарга газ җиһазларын кулланганда билгеле кагыйдәләрне үтәү кирәклеге турында искәртәсе килә.

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2017 елның 5 декабрендәге 1614/пр номерлы боерыгы белән Инструкция (алга таба – Инструкция) расланды.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 14.05.2013 ел, № 410 карары белән газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын кулланганда һәм карап тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итү өлешендә газ белән файдалану кагыйдәләре расланды (алга таба – №410 кагыйдәләре). 

Күрсәтелгән норматив документларны белү һәм үтәү күпфатирлы йортлардагы фатир һәм биналарның милекчеләренә (файдаланучыларына), идарәче оешмаларга, шулай ук йорт эчендәге газ җиһазларына (ВДГО) һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау турында шартнамә төзелгән махсус оешмаларга кирәк.

Инструкциянең 4.15 пункты нигезендә күпфатирлы йортларда йорт хуҗаларының һәм биналарының милекчеләренә (кулланучыларына) техник хезмәт күрсәтү, ремонтлау, алыштыру, газ белән тәэмин итүче махсус оешма вәкилләренең керү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк.

Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, күп кенә гражданнар әлеге таләпне үтәми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International