2023 елдан БДИ биремнәрендәге үзгәрешләр турында гомумроссия «Ата-аналар җыелышы»нда сөйләячәкләр

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

2023 елдан БДИ биремнәре барлык фәннәр буенча диярлек үзгәрәчәк.

15 сентябрь көнне Мәскәү вакыты буенча 16:00 сәгатьтә 9 һәм 11 нче сыйныф укучыларының ата-аналары өчен «ата-аналар җыелышы» узачак. Җыелыш туры эфирда вебинар форматында узачак.

Җыелышта түбәндәге мәсьәләләр турында сөйләячәкләр:

- 2023 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан тапшыру схемасы ничек үзгәрәчәк,

- балаларның бюджет бүлегенә керүләренә балаларның һәм ата-аналарның нинди хаталары комачаулый,

- минимум 80+ балл алу өчен балага ничек әзерләнергә кирәк,

- көчле вузга бюджетка керү мөмкинлеге нинди,

- имтихан вакытында вакытны ничек дөрес бүләргә һәм барысын да эшләп өлгерергә,

- ни өчен балалар БДИда хәл итәргә тиешле барлык биремнәрнең уртача 1/3 өлешен генә эшләп өлгерә

- укучылар ник еш ялгыша һәм балларын югалта,

- БДИ нәтиҗәләрен кыска вакыт эчендә ничек яхшыртырга һәм балага хыялында йөрткән югары уку йортына керергә ни рәвешле ярдәм итәргә.

Җыелышта сезнең барлык сорауларга җавап биреләчәк, шулай ук бик күп файдалы мәгълүматны җиткерәчәк.

Җыелыш туры эфирда вебинар форматында узачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International