Татарстан «Экология» милли проекты кысаларында урманнарны торгызуга федераль бюджеттан өстәмә финанслау алды.
Татарстан Республикасы «Экология» милли проекты кысаларында урман торгызу эшләрен башкаруга федераль бюджеттан 3 млн.сум күләмендә өстәмә финанслау алды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елга һәм 2023, 2024 еллар план чорына урман торгызу мәйданын арттыруга субвенцияләр бүлеп бирү турындагы боерыгына Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйды.
"Бүлеп бирелгән акчалар 1100 гектар мәйданда урман культураларын арттыру чараларына юнәлтеләчәк, - дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. - Тулаем алганда, барлык эшләр график буенча үткәрелә, чараларның соңгы төре – табигый урманнарны торгызуга ярдәм төгәлләнә».
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыруга «Экология» илкүләм проектыннан федераль бюджеттан 111,5 млн.сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән урманнарны торгызу күләмнәрен арттыруга – 89,5 млн. сум. Агымдагы елга урман торгызу мәйданының план күрсәткече 3619,1 га тәшкил итә.
Проект 2019-2022 елларда гамәлдә булган вакытта урманнарны торгызу 15127 га мәйданда башкарылган, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте.