Нурлат урман хуҗалыгы урман кисүчеләре Россия чемпионатына әзерләнә

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Нурлат урман хуҗалыгы урманчылары өчен бу көннәр аеруча киеренке: алар «Урман кисүчеләр» Россия чемпионатына әзерләнә.

Әлеге чемпионатта нурлатлылар Татарстан данын җыелма команда составында яклаячак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда чемпионат һәрвакыт нурлатлылар катнашында уза. Ә бу көннәрдә урман кисүчеләр тренировкалар үткәрә. Команда әгъзалары билгеләп үткәнчә, тренировкалар өчен шартлар ярышларда да булачак дәрәҗәгә якын. Бу юлы бер мөһим аерма: команда составына хатын – кызны да керттеләр-ул урман кисүче Елена Сафиуллина.

«Урман кисүчеләр» чемпионаты 21 һәм 22 сентябрьдә Красноярскида узачак», – диде Нурлат урман хуҗалыгы җитәкчесе Спартак Еливанов.

 Аларга уңышлар телибез. Чөнки нурлатлылар активында мондый чемпионаттан призлы урыннар бар. Җиңү белән көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International