4 июльдә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның кабул итүе узачак.
Пенсияләренә социаль өстәмәләргә кабаттан исәпләүләр ясалганнан соң районда 1345 эшләмәүче пенсионер өстәмә түләүләр алдылар.
Нурлат Якташлар җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясе төшергән “Очрашу урыны – Казан” тапшыруының кунагы булды.
Укытучыларның пенсиягә чыгу шартлары үзгәрәме? Әлеге сорау Нурлат районының күпчелек укытучыларын борчый.
Шәһәрнең 3нче мәктәбе яны лагерена йөрүче балаларның җәйге яллары күңелле һәм танып-белү чараларына бай булып үтә.
Нурлат шәһәре башкарма комитеты тарафыннан шәһәребезне иң яхшы төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәүгә игълан ителгән конкурс дәвам итә. Ул йортлар ишегаллары һәм предприятиеләр территорияләрен төзекләндерү, шәһәр халкын, эшмәкәрләрне, оешма-учреждениеләрне тирә-ягыбызны яшелләндерүгә җәлеп итү, аңа сакчыл караш тәрбияләүне күз алдында тота.
Шул көннәрдә район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов җитәкчелегендә һәм “ТРда коперацияне үстерү буенча компетенция үзәге” директоры урынбасары Ренат Мамаев катнашында узган киңәшмәдә авыл җирендә эшмәкәрлекне һәм кооперацияне үстерү турында сөйләштеләр.
Нурлатлылар цифрлы телевидениене каршы алырга әзер
Бу көннәрдә Нурлат районының “ИРС” хуҗалыгы машина белән саву операторы Елена Васильева 46нчы республика конкурсында катнашты. Ул “Терлекчеләр династиясе” номинациясеендә дипломга лаек булды
Шәһәрнең хәрби комиссары Заһир Абдуллин, Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее директоры Флюра Морзаханова Кырымга киттеләр. Алар Севастопольдәге шефлык астындагы частьтә булдылар.