Нурлат Якташлар җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясе төшергән “Очрашу урыны – Казан” тапшыруының кунагы булды. Якташыбыз белән интервью Конгрессның Интернет челтәрендәге сайтында урнаштырылган. Интервьюга кереш сүз түбәндәге сүзләр белән башлана: “Фәрит Мифтахов соңгы вакытта татар дөньясы белән бәйле күп кенә чараларда катнашты. Ул тапшыруда шулар хакында сөйли. Шулай ук Нурлат районы Якташлар җәмгыяте җитәкчесе буларак үз районнарындагы күркәм эшләр турында да үз фикерен әйтә. Соңгы вакытта Фәрид Мифтахов тамашачыга үзенең җырларын да җиткерә. Тапшыруда аның клибын да карый аласыз”.
Якташыбыз белән интервьюны tatar-congress.org/yanalyklar/video-ochrashu-uryny-kazan-tapshyruynda-botendonya-tatar-kongressynyn-kazan-bylege-zhitekchese-ferid-miftahov/ сылтамасы буенча кереп карарга мөмкин.