Нурлатта юл йөрү куркынычсызлыгы буенча чара узды

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Шәһәрнең 3нче мәктәбе яны лагерена йөрүче балаларның җәйге яллары күңелле һәм танып-белү чараларына бай булып үтә. Менә шул көннәрдә шикәрчеләр микрорайоны стадионында алар өчен ТР “Юл йөрү иминлеге” ДБУсының Нурлат шәһәрендәге профилактика бүлеге белән берлектә “Имин тәгәрмәч” чарасы оештырылды.

Профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен төрле яктан сынады. Өч командага

бүленгән укучылар велосипедларда фигуралы йөрүдә көч сынаштылар, юл билгеләре яшеренгән ребус-пазллар җыйдылар, юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшереп, берсеннән-берсе уздырып сорауларга җаваплар бирделәр.

– Биремнәрнең бер авырлыгы да булмады, чөнки без сыйныф сәгатьләрендә һәм җәмгыять белеме дәресләрендә юл йөрү кагыйдәләрен даими өйрәнеп, кабатлап торабыз. Ә менә велосипедта үземне фигуралы йөрү буенча беренче тапкыр сынап карадым, ошады, – дип фикерләре белән уртаклашты 4нче сыйныф укучысы Даша Дуксеева.

15 июньнән ачылган мәктәп яны лагере соңгы атнасын эшли, һәм аның начальнигы Лилия Кашапова сүзләренә караганда, балаларны өйләренә озатыр алдыннан юлларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен төрле чаралар аша тагын бер тапкыр исләренә төшерү, инструктажлар үткәрү аеруча мөһим.

Чара ахырында балаларның барысына да “Имин юл” дип аталган төсле белешмәлекләр таратылды, ә конкурста актив катнашкан, барлык сорауларга да дөрес җаваплар биргәннәре истәлекле бүләкләргә ия булды. Бүләк алмаганнары да кәефләрен төшермәде, чөнки әйдаманнар һәм укытучылары оештырган төрле уеннарда катнаштылар, күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International