Бүген нурлатлылар район башлыгы Алмаз Әүхмәтшин җитәкчелегендә Лаеш районында узучы “Татарстанда кыр көне-2019” күргәзмәсендә катнашалар.
1 июльдә Нариманов исмемендәге поселокта яшәүче тыл хезмәтчәне, сугыш ветераны толы Халидә Исмәгыйль кызы Мусинага 90 яшь тулды.
“Россия патриоты” Бәтенроссия конкурсы җиңүчеләре арасында “Нурлат-информ” журналистлары Сирень Сәмәрханова белән Маргарита Литта да бар. Алар “Без – россиялеләр” номинациясендә дипломнарга лаек булдылар.
«Нурлатнефть» НГДУсының актив пенсионерлары Болгар дәүләт тарихи архитектура музей-тыюлыгына экскурсиягә барып кайттылар.
Нурлат бердәмросслары 8 сентябрьдә узачак Нурлат муниципаль районы вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларында үз кандидатларын тәкъдим итәргә җыеналар. Шул уңайдан 7 июль көнне алдан тавыш бирүләр узачак.
“ВСЕ ВМЕСТЕ” хәйрия фонды нурлатлыларны “НА РАВНЫХ” халыкара конкурс фестиваль проектында катнашырга чакыра.
Пенсия фонды идарәсенең Нурлат шәһәрендәге Идарәсе мәгълүматлары буенча, пенсия яшенә җиткәнче махсус стаж буенча пенсия билгеләнелүче хезмәткәрләр өчен пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы саклана.
Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее июльдән башлап һәр айның беренче сишәмбесендә хаплыкның барлык категорияләре өчен дә түләүсез нигездә эшләячәк.
Бүген, 1 июльдә Россиядә Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан кичә Нурлатта да төрле чаралар үтте.
Районда Рамазан ае тәмамлану белән җәйге мөселман лагерьлары эшли башлады. Аларда быел район буенча 300ләп бала ял итәр дип планлаштырыла.