Нурлатта кооперация турында очрашуларда сөйләячәкләр

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Шул көннәрдә район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов җитәкчелегендә һәм “ТРда коперацияне үстерү буенча компетенция үзәге” директоры урынбасары Ренат Мамаев катнашында узган киңәшмәдә авыл җирендә эшмәкәрлекне һәм кооперацияне үстерү турында сөйләштеләр.

Биредә үк авыл җирлекләрендә үтәчәк халык белән очрашуларга әзерлек турында да сүз барды. Очрашулар 9 июльдән 11енә кадәр узачак. Мисал өчен, 9 июльдә очрашулар Әмзә, Мамык һәм Егоркино авылларында узачак. Киекле һәм Яңа Иглай авыл җирлекләрендә очрашулар 10 июльгә, ә Чулпан һәм Әхмәт авылларында 11 июльгә планлаштырылган.

– Очрашуларга якындагы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр – шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары башлыклары, эшмәкәрләр дә чакырыла. Урыннарда авыл хуҗалыгы кооперациясе системасына кагылышлы сорауларга ачыклык кертеләчәк, дәүләт ярдәме чаралары һәм юнәлешләре турында җентекле аңлатма биреләчәк. Чараларда барлык теләүчеләр дә катнаша ала, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Руслан Шәмсетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International