Нурлат шәһәре башкарма комитеты тарафыннан шәһәребезне иң яхшы төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәүгә игълан ителгән конкурс дәвам итә. Ул йортлар ишегаллары һәм предприятиеләр территорияләрен төзекләндерү, шәһәр халкын, эшмәкәрләрне, оешма-учреждениеләрне тирә-ягыбызны яшелләндерүгә җәлеп итү, аңа сакчыл караш тәрбияләүне күз алдында тота. Шул рәвешле, конкурста идарәче компанияләр, территориаль иҗтимагый үзидарәләр, предприятие-оешмалар һәм шәһәр халкы актив катнаша ала.
Конкурс “Ишегалды территориясен иң яхшы бизәү”, “Оешма һәм предприятиеләр территорияләрен иң яхшы бизәү”, “Мәгариф учреждениесе территориясен иң яхшы бизәү”, “Иң оригиналь чәчәк композициясе”, “Шәһәр мохитында иң яхшы чәчәк кадры” (фотобәйге) һәм “Иң яхшы чәчәк-яшелчә түтәле” номинацияләре буенча үтәчәк.
Конкурста катнашу өчен заявкаларны 10 августка кадәр Konkurs.Nurlat@tatar.ru электрон адресына юлларга яисә Нурлат шәһәре, Совет урамы, 98нче йорт, 12нче кабинетка (администрация бинасы) китерергә кирәк. Заявка бизәлгән объектның адресын, фотосурәтен һәм контакт мәгълүматларны үз эченә алырга тиеш.