ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Нурлат үзәк район хастаханәсе яңа коронавируслы инфекциясенә каршы "Гам-Ковид-Вак" вакцинасын ясатырга чакыра.

Якты Күл авылында яшәүче Диләфрүз Нуретдин кызы Фәйзуллина бу көннәрдә үзенең 90 яшьлеге уңаеннан күпсанлы котлаулар кабул итә.

2021 елның 12 гыйнварында кич 18 сәгатьтән 13 гыйнвар көнне кич 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында.

Күп кенә нурлатлыларның термометрлары бүген иртән -30 градустан түбән иде.


12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Бүген, 12 гыйнварда, прокуратура көнендә ТР прокуратурасы органнарының массакүләм мәгълүмат чараларында эшчәнлеген, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән өлешен объектив һәм һәрьяклап яктырткан өчен, Россия прокуратурасы оешуга 299 ел тулу уңаеннан Нурлат телевидениесенең иҗат коллективы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бүген - Россия Федерациясе прокуратурасы органнары оешканга 299 ел. Узган 2020 елда Нурлат шәһәре прокуратурасы тарафыннан 700 гә якын закон бозу очрагы ачыкланган.

Дәүләт инвалидларны индивидуаль реабилитация программаларында каралган техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итәргә тиеш. Әмма, практика күрсәткәнчә, әлеге таләп һәрвакытта да үз вакытында үтәлми.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнән 2021 елның 12 гыйнварында кич 18 сәгатьтән 13 гыйнвар көнне кич 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.

Шушы көннәрдә Кизләү авылы китапханәсендә “Мирас” клубы әгъзалары катнашында “Якташ язучылар иҗатында безнең туган як” дии исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Нурлат шәһәрендә 11 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр "Такси" профилактик операциясе уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International