Мамык авылындагы җирле авторның 120 данә тираж белән яңа китабы дөнья күрде.
Иван Павлов (Актай) «Сӗнчел – манăн пӗчӗк ҫӗршывăм»(“Сөнчәле – минем кече Ватаным”) исемле чираттагы китабын чыгарды. «Әлеге җыентыкка табигать, мәхәббәт, гади авыл кешеләренең тормышына багышланган шигырьләр, хикәяләр һәм пьесалар керде», - дип, укучылар белән бүлешә Иван Павлов.
Китапта Павловларның гаилә фотоларын да күрергә була.