Татарстан Республикасында агымдагы елның февралендә "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез" исемле шәҗәрә фестивале старт алды.
«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ хәбәр иткәнчә, фестиваль өч этапта уза: муниципаль, зональ (Казан шәһәрендә, Урыссу шәһәр тибындагы поселогында, Алабуга ш., Лаеш ш., Теләче ав., Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында) һәм республика этаплары. Мәгълүм булганча, "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез" нәсел шәҗәрәсе бәйрәменең зональ этабы Татарстанда 2021 елның 6 апреленнән 12 апреленә кадәр 6 торак пунктта узачак. Фестивальнең республика этабы Казанда 15 майда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булачак. Хәбәр ителгәнчә, конкурста катнашучылар гаиләләрендә әзерләнүче милли ризыкларның күргәзмәсен күрсәтәчәк. Конкурста катнашучыларга үтәргә тиешле мавыктыргыч биремнәрнең берсе «Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!» дип атала. Бу үз нәселең турында, эчтәлекле итеп, концерт номеры белән нәсел тарихын тәкъдир итү, шулай ук гаиләләр аны буыннан-буынга тапшырыла торган риваятьләр, истәлекле фактлар белән дә бизәячәк. Конкурсның бу өлешендә гаиләләрдә сакланып, буыннан-буынга тапшырылып килүче милли киемнәр дә тәкъдим ителәчәк. Зона этапларында җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк. 1 урын алучылар республика этабында катнашачак. Фестивальдә бер гаилә коллективы яки бер нәсел туганнарыннан торган төркем катнаша. Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә моңа кадәр сайлап алу турлары уздырылган иде. Авыл җирлекләрендә һәм шәһәрләрдә буыннар бәйләнешен саклап калу, милли традицияләр һәм эстетик идеаллар нигезендә гаилә һәм гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту мөһим максат булып тора. Һәр гаилә киләчәк буыннарга сакларга һәм тапшырырга тиешле үз традицияләре һәм һөнәри сәләтләренә бай.