Нурлатта «Рус солдатының батырлыгы» темасына түгәрәк өстәл узды

2021 елның 4 апреле, якшәмбе

​​​​​​​«Грани» мәдәни ял үзәгендә әхлакый-патриотик юнәлештәге,  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Рус солдатының батырлыгы» дигән түгәрәк өстәл узды. Чараны оештыручылар булып «Грани» үзәге, «Форпост» иҗтимагый оешмасы һәм «Сугышчан туганлык»эзтабарлар отряды чыгыш ясады. Чарага якын елларда Россия армиясе сафларына барачак студентлар чакырылды. Аларга "Сугышчан туганлык" эзләү отряды тарафыннан табылган экспонатларны, эзләү эшләре турында фильм күрсәттеләр һәм иң мөһиме Владислав Кузьмин, Николай Паймухин, Илгиз Сәйфуллин, Юрий Кузьмин һәм башкалар кебек батыр кешеләр белән аралашу мөмкинлеге бирелде. Театр студиясендә катнашучылар Радмир Җамалетдинов, Милана Борисова, Родион Крючков һәм Русалина Рәхмәтуллина хәрби тематикага шигырьләр укыдылар. Очрашу ахырында Антонина Артамонова барлык катнашучылар өчен рус солдатларының батырлыгы турында җыр башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International