Нурлатта «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте призына волейбол буенча ярышларның зона туры уза

2021 елның 4 апреле, якшәмбе

Ярышларда Нурлат, Аксубай, Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнары командалары катнаша. Нурлат шәһәренең Марат Хуҗин исемендәге спорт комплексында авыл районнары арасында «Татарстан – Яңа гасыр», «Татарстан – Новый век» республика иҗтимагый хәрәкәте призларына ТР беренчелеге кысаларында волейбол буенча зона уеннары уза. Зона турына Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарыннан ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары килде. Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов һәм «Яңа гасыр» хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге советы рәисе Дамир Ишкинеев сәламләде. Руслан Хәлилович районда физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен Дамир Ишкиевка һәм Нурлат командасының актив уенчысы Сергей Квашнинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Баш хөкемдар Юрий Морозов билгеләп үткәнчә, «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте призына волейбол ярышлары уздыру елдан-ел популярлаша бара. Ярышларның 20 елдан артык тарихында беренче тапкыр, авыл командалары арасында зона турлары быел 6 зонада үткәрелә. Ярышларда барлыгы 32 районнан командалар катнаша. Уеннарда актив катнашучылар арасында Юрий Андреевич нурлатлыларны да атады. Әйтик, узган ел Нурлаттан ир-атлар командасы республика буенча 1 нче урынны алды. Быел Нурлат данын өч команда: 1 ир-атлар һәм 2 хатын-кызлар командасы яклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International