«Нурлат-информ» «Пасха сувениры» дип исемләнгән хәйрия конкурсында катнашырга чакыра

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

"Нурлат-информ" Халыклар дуслыгы йорты һәм Изге Пәйгамбәр Илья храмы белән берлектә "Пасха сувениры" хәйрия иҗади конкурсы уздырылуы турында игълан итә. Конкурска үз куллары белән сувенир яки бәйрәмгә бүләк сыйфатында ясалган декоратив-гамәли иҗат эшләре кабул ителә. Алар теләсә кайсы материалдан (кәгазь, йон җеп, картон, балчык, тозлы камыр, бисер, тукыма) башкарылырга мөмкин. Иң мөһиме, православие традицияләренә туры китерелеп бизәлергә тиеш. Сувенир әзер булгач, аның белән фотога төшәргә һәм фотоны "Пасхальный сувенир" хәйрия иҗади конкурсына" тамгасы белән  redak@list.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Эшнең үзен түбәндәге адрес буенча редакциягә алып килергә кирәк: Нурлат шәһ., Карл Маркс ур., 1Г.

Конкурска тәкъдим ителгән барлык сувенирлар Пасха ярминкәсендә катнашачак. Ә аларны сатудан алынган акчалар хәйрия максатларына юнәлдереләчәк. Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Эшләр ике яшь категориясендә бәяләнәчәк: балалар һәм өлкәннәр. Җиңүчеләрне (I, II, III урын һәр яшь төркемендә) «Нурлат-информ» рәсми сайтында халык тавыш биреп билгеләячәк. Аларның һәрберсенә грамота һәм истәлекле бүләк тапшырылачак.

Җиңүчеләр исемлегенә кермәгән катнашучылар йомгаклау документы сыйфатында электрон катнашучы сертификаты алачак. Димәк, конкурска тәкъдим ителгән һәр эшнең визит карточкасы булырга тиеш, анда авторның исеме, фамилиясе, туган көне (тулысынча),  элемтә өчен контактлы мәгълүматлар, балалар өчен өстәмә рәвештә белем бирү учреждениесе исеме, тәрбияченең, педагогның исем фамилиясен теркәү кирәк.

Конкурсны уздыру сроклары:

эшләрне кабул итү - 2021 елның 5-30 апрелендә.

nurlat-tat.ru сайтында тавыш бирү  - 2021 елның 1 маеннан 5 маена кадәр.

нәтиҗәләрне игълан итү -  2021 елның 6 маенда.

җиңүчеләрне бүләкләү   - 2021 елның 7 маенда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International