Нурлатлыларның үз районнарында дини белем алу мөмкинлеге бар

2021 елның 26 сентябре, якшәмбе

1 октябрь көнне 18.00дә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә ачык ишекләр көне булачак

Биредә теләге булган һәркем районда дини мәгарифнең оештырылуы, аның мөмкинлекләре турында җентекле мәгълүмат ала һәм бер үк вакытта ислам дине нигезләре курсларына язылып китә алачак. Районыбызның күпчелек мәчетләре каршында һәм тәгълим үзәгенең үзендә дини курслар эшләп килә. Аларда республика Диния нәзарәте программасы буенча белем бирелә. Укулар, гадәттәгечә, быел да октябрьдә башланып китәчәк. Хәзерге вакытта төркемнәргә туплау бара.

Тәгълим үзәгендә 1, 2, 3нче ел дин гыйлеме алучы ир-атлар, хатын-кызлар һәм аннан соң да Коръән уку буенча белемнәрен дәвам иттерүчеләр өчен аерым төркемнәр туплана, – диде район мөхтәсибенең уку-укыту мәсьәләләре буенча урынбасары Әлфия Хәсәнова.

– Укулар атнага ике тапкыр ике сменада оештырыла. Мисал өчен, хатын-кызлар өчен дини дәресләр дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә 8.30дан 11.30га кадәр һәм 18.00дән 20.30га кадәр үтәчәк. Ир-атлар өчен дәресләр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе киченә 18.00дән 20.35кә кадәр билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International