Шахмат буенча Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы Кубогы җиңүчесе билгеле булды

2026 елның 5 апреле, якшәмбе

Финалда Михаил Безруков һәм Григорий Ермолаев очрашты.

Нурлатта шахмат буенча Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районының 28нче Кубогы уеннарн ябу тантанасы булды. Иң көчле уенчыларны җыйган Турнир тамашачыларга киеренке көрәш һәм матур партияләр бүләк итте.

Кубок финалында ике иң көчле шахматчы-Ермолаев Григорий һәм Безруков Михаил очрашты. Киеренке көрәштә Михаил Безруков җиңү яулады, ул күчеп йөри торган Кубок иясе булды.

Турнир финалисты Григорий Ермолаев һәм җиңүче Михаил Безруков Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Абруйлы трофейга ия булу хокукы өчен барлыгы 16 катнашучы көрәште. Кубокка сайлап алу 2025-2026 елгы чемпионат нәтиҗәләре буенча узды, бу барлык уенчыларның спорт әзерлегенең югары дәрәҗәсен раслады.

Михаил Безруковны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм яңа шахмат биеклекләренә ирешүен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International