Алар 6 медаль яулады.
Нурлат шәһәренең «Тулпар» спорт сараенда 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары узды. Ярышлар Социалистик Хезмәт Герое Габбас Гыйматдиновның якты истәлегенә багышланды. Турнирда Татарстанның 16 районыннан 170тән артык спортчы, Нурлат районыннан 20гә якын көрәшче катнашты.
Нурлат спортчыларының нәтиҗәләре:
Кызлар арасында:
· 1 урын (48 кг авырлыкта) — Садыйкова Ләйсән (тренеры Расих Сәмигуллин);
· 1 урын (57 кг) - Сәлахова Сәидә (тренеры Илшат Әһлиуллин);
· 3 урын (57 кг нан артык) - Сөнгатуллина Зәлинә (тренеры Илшат Әһлиуллин).
Егетләр арасында:
· 2 урын (70 кг нан артык) - Шамкин Данил (тренеры Рафаэль Билданов);
· 3 урын (65 кг) — Сәмәрханов Азамат (тренеры Рәмис Гозәеров);
· 3 урын (70 кг) - Хөсәенов Ислам (тренеры Илшат Әһлиуллин).
Команда зачеты:
1 урын-Питрәч районы,
2 урын — Азнакай районы,
3 урын-Кукмара районы.
Спортчыларны һәм аларның остазларын яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!