Нурлатта рөхсәтсез хасил булган чүплекләрне экологлар авиация ярдәмендә ачыклаячак

2026 елның 5 апреле, якшәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында санкцияләнмәгән чүплекләр аерым игътибар зонасында булачак.

Бу хакта гомумшәһәр планеркасында бу атна башында предприятие, оешма җитәкчеләренә Татарстан Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Илдар Нәбиуллин хәбәр итте. Ул икеайлык, Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең 2025 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде, санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау буенча узган елгы статистиканы китерде һәм өмәләр барышында предприятие территорияләрендәге чүплекләрне бетерергә өндәде. Аларны яшереп булмаячак, чөнки чүплекләрне ачыклау өчен авиаочышлар оештырылачак, дип ассызыклады эколог.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International