Теләсә кайсы торак пунктта видеокүзәтү яшәешне куркынычсыз итүнең мөһим өлеше булуы сер түгел. Районыбызда “Куркынычсыз шәһәр” аппарат-программа комплексын тормышка ашыру видеокүзәтү системасын үстерү муниципаль программасы кысаларында алып барыла. Бүгенге көндә Нурлатның күп кенә җәмәгать урыннары видеокүзәтү системасы белән тәэмин ителгән. Мәсәлән, барлык шәһәргә керү юлларында, шәһәрне әйләнеп узу юлында, җәмәгать урыннарында, кешеләр күпләп җыела торган җирләрдә, хәрәкәт аеруча интенсив булган чатларда бар алар. Вокзаллар, мәдәният учреждениеләре, кайбер кибетләр дә камералар белән җиһазландырылган. Бүгенге көнгә 148 күпфатирлы торак йортка оптик линия сузылган, 61ендә 74 видеокамера урнаштырылган. Ведомствоара комиссия утрышында билгеләп үтүләренчә, бу яктан идарәче компанияләргә активрак булырга кирәк. Чөнки, билгеле булганча, җинаятьләрне ачуда мондый системаларның роле бәяләп бетергесез. Россия МВДсының Нурлат бүлегендә билгеләп үтүләренчә, быел видеокамералар ярдәмендә 7 җинаять ачылган. Соңгы араларда гына да күпфатирлы йортлар подъездларыннан өч велосипед урлау очрагы ачылган.
– “Куркынычсыз шәһәр” проекты куркыныч тудыручы төрле хәлләрне тиз арада ачыкларга һәм аларга карата оператив эш итәргә мөмкинлек бирә торган видеоаналитик ысулларны куллануны күздә тота, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов. – Барлык видеокүзәтү камералары да МВД бүлегенә тоташтырылган. Алардан килгән мәгълүмат 7 көн буена саклана һәм аны кирәге чыкканда бары МВД хезмәткәрләре генә карый һәм ала ала. Соңгы араларда шәһәр эчендә дә, аннан читтә дә яңа җәмәгать киңлекләре булдырылды, алар тиздән эшли башлаячак. Сүз дә юк, алар да нурлатлыларның күпләп җыелу урынына әвереләчәк. Шәһәр халкы Шашин урамында Шәһәр күле ачылуын түземсезлек белән көтә, анда эшләр төгәлләнгән дияргә була инде. Шулай ук шәһәр читендәге ландшафт паркында да шактый эш башкарылды. Күптән түгел район башкарма комитеты, полиция һәм телекоммуникация операторы вәкилләре әлеге урыннарда булып видеокамералар урнаштыру мөмкинлекләрен карадылар.
– Шашин урамындагы күл территориясендә 2 видеокамера урнаштырырга дип хәл ителде. Икенче нокта “Спорт” паркы булачак, биредә һәм “Кондырча” паркында 4 юнәлештә 4әр видеокамера урнаштырылачак. Тимер юлчылар скверын да видеокамералар белән тәэмин итәчәкбез. Алар керү юлларына урнаштырылачак, камералар 120 градустагы территорияне колачлаячак, – ди Руслан Морадыймов. Шулай итеп, яңа җәмәгать киңлекләре матур һәм куркынычсыз да булачак. Күпфатирлы йортларга килгәндә, монда инде идарәче компанияләр активлык күрсәтергә тиеш. Аларның кул кушырып утырулары закон бозучылар файдасына булып чыгуы бар бит.