Россиядә беренче тапкыр 5 августтан 9ына кадәр Татарстан Республикасының Болгар шәһәрендә Яшьләр туристлык форумы узачак.
Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге беренче яртыеллыктагы оператив-служба эшчәнлегенә нәтиҗәне район башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашында узган киңәшмәдә ясады.
Нурлат районы башкарма комитеты Нурлат районы территориясендә күчемсез милек объектларына инвентаризация ясалуы турында хәбәр итә
Югары Нурлат мәдәният йорты директоры, Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Нурлат җирле бүлеге бюро әгъзасы Гөлсинә Фәтхетдинова Тукай районында оешманың күчмә утырышында катнаша.
Мәдрәсә каршында гарәп телен тирәнтен өйрәнү буенча Мәдинә курслары җәен дә эшен туктатмый. Хәзер укулар атнага бер тапкыр-чәршәмбе көнне үтә. Унбишләп укучы программа буенча дүрт дәреслекне эченә алган курсның беренче кисәген тәмамлаганнар инде. Мәдрәсәдә укулар башлангач, дәресләр атнага ике тапкыр алып барылачак.
Нурлат мәдрәсәсендә киләчәктә хәләл кафе булачак. Нурлат районы мөхтәсибенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Земфира Мортазина әйтүенчә, ул киләчәктә ифтар, никах мәҗлесләре, корбан ашлары һәм башка дини чаралар үткәрүгә хезмәт итәчәк. Хәзер биредә ремонт эшләре бара.
Бүген Нурлат районына “КАРБОН-ОЙЛ”ның генераль директоры Ринат Хузин килде.
Шул көннәрдә “Нурлат-информ” коллективы “Дуслык” газетасының 75 еллыгына утыртылган миләшләр аллеясендә экологик өмә оештырды
13 июльдә Аксумла авылында беренче тапкыр Авыл көне узды
Әмма башкаларның да вакытлары бар әле – республикабызда “цифра”га күчүне октябрь уртасына кадәр кичектерделәр.