Нурлат мәдрәсәсендә киләчәктә хәләл кафе булачак. Нурлат районы мөхтәсибенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Земфира Мортазина әйтүенчә, ул киләчәктә ифтар, никах мәҗлесләре, корбан ашлары һәм башка дини чаралар үткәрүгә хезмәт итәчәк. Хәзер биредә ремонт эшләре бара.