Күчмә утырышта катнаша

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Югары Нурлат мәдәният йорты директоры, Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Нурлат җирле бүлеге бюро әгъзасы Гөлсинә Фәтхетдинова Тукай районында оешманың күчмә утырышында катнаша. “Шәхесләргә бай туган төбәк” дип аталган әлеге утырыш бүгеннән башланып, 3 көн дәвам итәчәк. Утырыш районның күренекле шәхесләрен барлау белән бергә милли традицияләрнең сакланышы һәм милли мәдәниятне үстерү буенча төбәк тәҗрибәсе белән таныштыруны да максат итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International