Мәдрәсә каршында гарәп телен тирәнтен өйрәнү буенча Мәдинә курслары җәен дә эшен туктатмый. Хәзер укулар атнага бер тапкыр-чәршәмбе көнне үтә. Унбишләп укучы программа буенча дүрт дәреслекне эченә алган курсның беренче кисәген тәмамлаганнар инде. Мәдрәсәдә укулар башлангач, дәресләр атнага ике тапкыр алып барылачак.