Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Иске Чаллыда балалар бакчасы ремонты һәм Киекледә күпфункцияле үзәк төзелеше белән танышты.
Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее Бөек Ватан сугышы Виртуаль музее тарафыннан үткәрелә торган “Иң яхшы корреспондентлык пункты” бәйгесендә җиңү яулады.
21 июль көнне Түбән Нурлатның әрәмәлегендә 3нче тапкыр Тямаев-фест бәйрәме узачак. Аның хуҗасы-ТРның атказанган артисты Фирдүс Тямаевтан быелгы бәйрәмнең үзенчәлекләре турында сораштык.
2019 елның 24 июленә Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча уполномоченныйның Россиянең ТР буенча суд приставлары федераль службасы идарәсе җитәкчесе урынбасарының уртак кабул итүе планлаштырылган.
Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Иршат Зәйнуллинның шәхси ярдәмче хуҗалыгында булып, 70 башка исәпләнгән бинаның төзелеше белән танышты.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов башлангычында ТРның консолидацияләнгән бюджеты үтәлү нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә узды. Анда нурлатлылар видеоэлемтә режимында катнаштылар.
Кичә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин районда алып барыла торган төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында булды.
Бүген җаваплы службалар җитәкчеләре һәм вәкилләре Татарстан Республикасында 2019 елның беренче яртыеллыгында дәүләт телләре турындагы законның үтәлеше буенча видеокиңәшмәдә катнаштылар.
Бүген, 16 июльдә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин башлангычында мобилизация укуларына әзерлек һәм гражданнарны хәрби җыеннарга чакыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте.
Көн тәртибенә бүгенге көндә актуаль булган 4 мәсьәлә чыгарылган иде.