1 апрельдән шәхси һәм эш транспорты белән шәһәргә керү һәм чыгу тыела.
Традиция буенча районда язгы кыр эшләренә стартны "Сөләйманов Ә.И." крестьян-фермерлык хуҗалыгы бирде.
Машина-трактор паркының торышын бәяләгәндә төп игътибар техник каравы механизаторлар белән комплектлануга, хезмәтне шартларын саклауны үтәүгә бирелде.
"Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗы мөрәҗәгатьләрне һәм документларны язмача формада җибәрү мөмкинлеге булу турында хәбәр итә.
Бүген, 3 апрельдә, "Нурлат-информ" үзенең «Вконтакте» һәм "Instagram-е" социаль челтәрләре аккаунтында Нурлат районы артистларының онлайн-концертын трансляцияләчәк.
Туры эфир 17:00 дә башлана. (Артистларның очрашу урыны - "Грани" мәдәни-ял үзәге).
Бүген нурлатта ике пар гаилә кора. Аларның никахын ЗАГС бүлегендә теркәячәкләр. Тантаналы шартлардан тыш, бары кияү һәм кәләш булачак.
Татарстан Президенты Рәхмәте игълан ителде
Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына, аларның толларына, Денинград блокадасында катнашучыларга Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләүләрне 149 кеше алачак.
1 апрельдән социаль пенсияләрнең артуы безнез районның 1434 кешесенә кагылды. Индексация 6,1 процент тәшкил итте, дип хәбәр итә Нурлат шәһәрендәге Пенсия фонды идарәсе.
Коронавирус пандемиясе белән бәйле ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга (инвалидларга) кирәкле ярдәм күрсәтү эшен оештыру буенча 2-92-09"кайнар линия" телефоны 8:00дән 18:00гәчә эшли.