Нурлат районы аграрийлары беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керештеләр

2020 елның 3 апреле, җомга

Традиция буенча районда язгы кыр эшләренә стартны "Сөләйманов Ә.И." крестьян-фермерлык  хуҗалыгы бирде.

Хуҗалыкта арпа чәчүгә кичә чыктылар -30 гектар арпа чәчелгән.  Эшне Илюткино авылы янындагы басудан башладылар. Быел да беренчеләрдән булып басуга тәҗрибәле механизатор  Александр Сарников чыкты. Кичен аны Минсабир Мостафин алмаштырачак. Хуҗалыкның баш агрономы Марс Сафин билгеләп узганча, быел хуҗалыкта сабан культуралары 9 мең гектар тәшкил итә. 

Тулысынча районда язгы чәчү эшләре 47 мең гектарда башкарылачак, шуларның 23 мең гектары сабан культуралары, бу - узган ел белән чагыштырганда 5 мең гектарга күбрәк.

Шулай ук район басуларында күпьеллык һәм уҗым культураларын тукландыру бара. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International