Машина-трактор паркының торышын бәяләгәндә төп игътибар техник каравы механизаторлар белән комплектлануга, хезмәтне шартларын саклауны үтәүгә бирелде.
"Сөләйман6ов Ә.И" КФХсында машина-трактор парка торышын тикшерү район башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашында узды. Хуҗалык җитшкчесе Ирек Хәйдәрҗанов хәбәр итүенчә, "Сәләйманов Ә.И" хуҗалыгы хезмәткәрләре тулысынча язгы кыр эшләренә әзер. 67 берәмлек трактор һәм машиналар әзерләнгән, барлык техникалар ике сменада эшләү өчен механизаторлар белән комплектланган.
Район башлыгы хуҗалык җитәкчесенә һәм хезмәткәрләрнә рәхмәт сүзләре җиткерде һәм язгы кыр эшләре вакытында хезмәт шартларын саклап эшләргә чакырды.