Нурлатта яшь парларның дәүләт теркәве махсус шартлар булганда гына теркәлә

2020 елның 3 апреле, җомга

Бүген нурлатта ике пар гаилә кора. Аларның никахын  ЗАГС бүлегендә теркәячәкләр.  Тантаналы шартлардан тыш, бары кияү һәм кәләш булачак. 

"Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 30 мартындагы 234 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы ГХАТ органнары 2020 елның 30 мартыннан  санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр бары тик тууны, үлүне һәм махсус шартлар булганда гына никах төзүне дәүләт теркәвенә ала. Бу парларның  махсус шартлар бар", - диде ЗАГС бүлеге начальнигы Лилия Гомәрова. - Апрель аенда барлыгы 17 пардан никахларын теркәү әчен гариза керде. Бүген парлар белән телефон аша элемтәгә чыгып, язылышу вакытында соңрак срокка күчерүләрен сорыйбыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International