Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш инвалидларына, сугышта катнашкан кешеләргә, Ленинград камалышында булучыларга, балигъ булмаган килеш концлагерьга эләккән тоткыннарга биреләчәк бер тапкыр бирелә торган түләүләрне районда 149 кеше алачак. 430 тыл хезмәтчәненә иллешәр мең сум биреләчәк. Адресатлар юбилей уңаеннан биреләчәк акчаларны апрель аенда ала башлачаклар.