Нурлат Хәлил Сәлахов белән хушлашты

2013 елның 4 октябре, җомга
Кичә 51 яшендә Хәлил Әмир улы Сәлаховның йөрәге тибүдән туктады. Хәлил Әмирович бөтен гомерен Нурлат УТТсына хезмәт итүгә багышлады. Бирегә ул 1985 елда механик булып килә, 1987 елда Хәлил Сәлаховны баш инженер итеп билгелиләр. Ә 2004 елда аңа эре транспорт предприятиесе җитәкчесе вазифасын ышанып тапшыралар. Әлеге җаваплы постта ул конкрет бурычларны эшлекле рәвештә уңышлы хәл итеп килә һәм коллектив та алда куелган максатларына ирешеп тора.
Бүген район җитәкчелеге, оешма-предприятиеләр, киң җәмәгатьчелек Хәлил Сәлаховны соңгы юлга озатты. Хәлил Әмирович туган авылы Фома зиратына җирләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International