Нурлатның 4нче шәһәр мәктәбе яңа автобуслы булды

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе
4нче мәктәп директоры Солтан Әхмәтҗановка яңа автобус ачкычларын бүген, 3 октябрьдә, Казанда Укытучылар көне уңаеннан оештырылган чарада тапшырдылар. Әлеге чара  ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында үткән.   Яңа автобуслар “Мәктәп автобусы” программасы буенча бирелгән, бу максатка республикада быел гына да 172, 2 млн. сумлык 106 мәктәп автобусы алынган. Яңа Peugeot Boxer   автобусы 22 балага көйләнгән, ул РФ Дәүләт стандартларына туры килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International