Күршеләрнең Яндуков кубогы Нурлатта

2013 елның 11 октябре, җомга
Шул көннәрдә Нурлатны РИТЭК футбол командасы Геннадий Яндуков истәлеге Кубогын отып кайтты.
Әлеге традицион турнир инде унбиш еллап Кошки районының Максимкино авылында уза. Заманында җирле хуҗалыкның легендар җитәкчесе булган Геннадий Янудковның лданы исә еракларга таралган, шуңа бу ярышларда катнашучыларның географиясе дә елдан-ел киңәя бара. Мисал өчен, быел хуҗалардан тыш, Тольятти, Димитровград, Нурлаттан, тирә-күрше авыллардан сигез команда төп трофей өчен көч сынашты. РИТЭКлылар исә ярымфиналда Максимкиноны пенальтилар буенча отып, финалга уздылар. Димитровград командасы белән булган хәлиткеч матч та пенальтиларга кадәр барып җитте һәм янә РИТЭКлылар остарак булып чыкты: шул рәвешле, Яндуков исемендәге күчмә Кубок тәүге тапкыр кимендә бер елга Нурлатта төпләнде. Җиңүчеләрне исә Геннадий Яндуковның улы, шул ярышларның инициаторы, спорт өче җан-тәнен биреп янучы Евгений Яндуков, Кошки районы башлыгы Виктор Титов котладылар. Турнирда катнашучыларның шулай ук танылган футболчы, Самараның “Крылья Советов” командасының атказанган ветераны  Евгений Гецко белән аралашу форсаты да булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International