Шахматны авылда да уйныйлар

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе
Нурлат районы шахматчылары республика беренчелегеннән алтынчы урын алып кайттылар.
Авыл районнары арасындагы быелгы турнир Әлмәт шәһәрендә узды һәм анда 13 команда көч сынашкан. Нурлат данын исә составында Александр Разжавин, Алексей Тюкин (икесе дә Мамыктан), Владислав Герасимов (Гәйтән) һәм Әнисә Хәмәтҗанова (Кәкре Атау) булган команда яклады. Нурлатлыларның мондый ярышларда беренче катнашулары гына әле, шуңа да аларның чыгышларын уңышлы дип санарга тулы нигез бар.
– Беренчелек Әлмәт шәһәренең Шахмат сараенда үтте. Шартлар искиткеч иде, хөкемдарларны объективлыгы да сокландырды. Иң мөһиме без үз районыбыз өчен лаеклы чыгыш ясый алдык, – дип тәэсирләрен уртаклашты Александр Разжавин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International