Аграр техникумның КВН командасы республиканың башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелә торган КВН уеннарында ел да актив катнаша. Быел яңа - “НАТс” (Нурлат Аграр Техникумы) исеме астында алар башта дүшәмбе көнне 22 команда арасында сайлап алу ярышларын уңышлы үткәннәр, аннан ярымфинал уеннарында 17 команда белән көч сынашып, финалга чыкканнар.
- Команда 8 кешедән тора, 6сы узган елгы уеннарда катнашкан II, III курс студентлары булса, быел I курстан янә ике студент кушылды, - ди техникум директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Венера Купцова. – Команда әгъзалары КВН уеннарына көн саен диярлек педагог-оештыручы Мария Мурзаханова белән бергәләп әзерләнделәр. Егет-кызларга шулай ук Артем Михеев ярдәм итте. Ә уенда “Визитка” һәм “Биатлон” турларын үтәргә туры килде. Хәзер исә Аграр техникум КВНчылары финал уеннарына әзерләнә.