ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Мамадышта укучы егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча Татарстан чемпионатлары үтте.
“Чөгендер казуны 10 көн эчендә төгәлләргә, эшне бар җирдә дә тәүлек әйләнәсе оештырырга”, – район башкарма комитеты  җитәкчесе Равил Кузюров районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдына әнә шундый бурыч куйды. Бу көннәрдә басуларда эш тәүлек әйләнәсе тынып тормый. Ә “Сөләйманов Ә.И” хуҗалыгында чөгендер казуны узган атна азагында районда беренче булып төгәлләделәр.  

23
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Нурлат көрәшчеләр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылган милли көрәш бәйгесендә катнашып кайттылар.
Нурлат урманчылыгы хезмәткәрләре урман утырту эше белән шөгыльләнүләрен дәвам итәләр.
Якты Күл авылыннан Радик Хәнәфиев “Эш башлаучы фермер” программасы буенча республика конкурсында катнашып, 865 мең сумлык Грант отты.
Районның биш математика укытучысы Республикадагы математика елы кысаларында узган семинарда катнашып кайтты.
Районда 90, 95 һәм 100 яшьлек юбилярларны тәбрикләү тантаналары дәвам итә.
Көзге каникуллар чорында районнан 15 бала Чистайның “Раздолье” сәламәтләндерү үзәгендә ял итәчәк. 
Телевизион мачтада кабул итү атненналарын монтажлау эшләре бару сәбәпле, бүген, 23 октябрьдә 17.00 сәгатькә кадәр ТВ һәм радиокабул итүләр туктатып торыла.
Сишәмбедән социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре балалар бакчаларына түләү буенча субсидияләр исәпләүгә документлар җыя башладылар. Идарәдә әйтүләренчә, бу эш график буенча урыннарга чыгып башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International