Нурлатлылар Илдар Аббасов өчен дә сөенде

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе
Нурлат көрәшчеләр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылган милли көрәш бәйгесендә катнашып кайттылар. Быел бу бәйге унсигезенче тапкыр оештырылды һәм анда 56 командадан 350гә якын көрәшче келәмгә чыкты. Нурлат көрәшчеләре шәхси зачетта мактанырлык уңышка ирешә алмады, команда да 27нче урын белән кайтты. Шулай да “Ак Барс” көрәш сараена барган Нурлат тамашачылары кайчандыр безнеке булган, бүген Биектау данын яклаучы Илдар Аббасовның иң авыр үлчәүдә чемпион калуын алкышлар белән котладылар. Өстәвенә, Илдар бу бәйгедә сигезенче тапкыр чемпион кала инде һәм шуның җиде титулын ул Нурлат көрәшчесе буларак яулаган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International