Нурлатның яшь баскетболчылары Татарстан беренчелегндә катнашты
2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
Мамадышта укучы егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча Татарстан чемпионатлары үтте. Анда Нурлатның балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь спортчылары да катнашып кайтты. Тренер Равил Тюкаевта шөгыльләнүче үсмерләр үз төркемнәреннән беренче урын белән алга таба үттеләр, һәм нәтиҗәдә 5-8нче урыннар өчен көрәштеләр.
– Республиканың иң көчле унҗиде командасы арасында мондый нәтиҗә начар түгел, әлбәттә. Команданың бу уңышына бигрәк тә капитаныбыз Азат Мусин, Андрей Кульметьев, Илназ Хәсәнгатин һәм Роман Мордвинов зур өлеш керттеләр, – дип нәтиҗәләрен уртаклашты Р.Тюкаев.
Ә менә кызлар командасына уңыш насыйп булмаган: жирәбә буенча алар көчле төркемгә эләгеп, алга таба уза алмаганнар.