Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Ике сменада эшләп оттылар
2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
“Чөгендер казуны 10 көн эчендә төгәлләргә, эшне бар җирдә дә тәүлек әйләнәсе оештырырга”, – район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Кузюров районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдына әнә шундый бурыч куйды. Бу көннәрдә басуларда эш тәүлек әйләнәсе тынып тормый. Ә “Сөләйманов Ә.И” хуҗалыгында чөгендер казуны узган атна азагында районда беренче булып төгәлләделәр.
Якшәмбе көнне районның чөгендер игүче хуҗалыкларында казылган 185 гектар татлы тамырның 140лап гектары “Южная” агрофирмасына туры килә. Бер көндә шулкадәр чөгендер казый алуларының сере исә гади: алдагы көнне генә үзләренең өч комбайннарына ярдәмгә “Сөләйманов Ә.И” хуҗалыгыннан тагын 4әү килеп өстәлде бит. Шуңа да калган 350ләп гектар чөгендер әлләни куркыныч түгел, дәррәү эшләгәндә ике-өч көнлек эшләре калып бара ләбаса – көннәр генә мөмкинлек бирсен.
Ә “Южная” өчен чөгендер уңышын җыеп алу – быел аеруча зур сынау. Чөнки татлы тамыр мәйданнары быел узган елгыга караганда 700ләп гектарга артыграк. Районда иң зур мәйданнар аларга туры килә – 3500 гектар. Уңышы да сөенерлек, тик менә быел аны җыеп алу гына кыенрак бара, яңгырлар аркасында казуны да, ташуны да туктатып торган көннәре бар. Ә менә эшне инде чөгендер алуга төшкәнне бирле ике сменада оештыралар.
- Аяз көннәр торганда, беренче смена иртәнге 6дан кичке 6га кадәр, икенче смена кичке 6дан иртәнге 6га кадәр эшләде. Быел шулай эшләмичә булмый да, - ди хуҗалыкның Киекле бүлекчәсе агрономы Равил Бикинеев. –Егетләр сыната торган түгел безнең. Алексей һәм Петр Аниськиннар, Владимир Антипов, Николай Казаков, Ринат Хәмәтшин, Радик Гыйльманов, Владимир Чернов вакыт белән исәпләшеп тора торганнардан түгел.
Әнә, дүшәмбе көнне дә һава торышының коры булуыннан максималь файдаландылар - берьюлы өч басуда эш кайнады. “Южная” белән “Сөләйманов Ә.И”нең 7 комбайны өч басуга бүленеп эшләделәр. Яңа Иглай авылы янәшәсендәге кыр да комбайннар тавышыннан гөрләп торды. Заманча “Ропа”ларның артларыннан күз иярми, басуның бер башыннан икенчесенә кадәр араны бик тиз әйләнеп чыгалар да, җыелган чөгендерне басу читенә китереп тә бушаталар. Әлеге комбайннарның өстенлеге дә шунда – бер вакытта яфрагын да ура, чөгендерен дә казый, артларыннан машина ияреп йөрергә дә кирәкми. Чөгендер басу читендә дә озак ятмый, Владимир Чернов үзенең шулай ук заманча төягеч “Ропа”сы белән татлы тамырны заводка озатып тора.
- Комбайн искиткеч. Бер машинаны 3–5 минут эчендә төяп җибәрәм, - ди комбайнчы. – Кичә көн дәвамында 156 машина чөгендер төядем. Бүген дә шуннан ким булмас.
Хуҗалыкта 9 ел эшли икән инде Владимир, “Ропа”сын ике ел элек яңа килеш аңа ышанып тапшырганнар. Баштарак борт компьютеры белән идарә итү авыррак булып тоелса да, серенә тиз төшенгән. Өстәвенә, комбайннарга сервис хезмәте күрсәтелә, төзексезлекләр белән проблема юк икән.
Ә Владимирның озак сөйләшеп торырга вакыты юк. Шул кыска гына вакыт эчендә дә комбайн янына чөгендер ташу машиналары килеп тезелә. Бүген генә дә 13 машина ташып тора чөгендерне, төяп кенә өлгерт!
“Южная”ның соңгы гектарларында эш әнә шулай күмәк рәвештә, яхшы кәеф белән дәвам итә. Район буенча исә тагын 1000 гектардан артыграк чөгендер калып бара. Иң зур эш фронты – “Нурлат сөте” хуҗалыгында – 600 гектардан артыграк, “АгроРазвитие”леләрнең 200ләп, “Тулпар-Агро”лыларның 150ләп гектар татлы тамыр чыгарасылары бар әле.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Дамир Ишкинеев 4нче мәктәптә ремонт барышын тикшерде
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев 4нче мәктәптә капиталь ремонт объектында киңәшмә үткәрде
2026 елның 29 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Чәршәмбе, 29 апрельдә, Нурлатта болытлы, төнлә аязучан булачак
Ашыгыч кисәтү!
2026 елның 29 апрелендә сәгать 06дан алып 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация - кисәтү
Аңлап бетермәү һәм кызыксынучанлык куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин
Аңсызлык һәм кызыксынучанлык куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз