Барлык спорт сөючеләрне дә сезон ачылу белән район башлыгы исеменнән мәгариф идарәсе җитәкчесе Габделгазиз Юнысов котлады.
Иң башта I мәктәпләр Спартакиадасы кысаларында эстафета ярышлары үтте.
– Бу Спартакиаданың республика этабына сайлап алу ярышлары һәм бүген җиңгән берәр авыл шәһәр командалары ярышларның финалына барачак, – диде бүгенге бәйгенең баш хөкемдары Иван Белов. Аннан шәхси зачетта узышларда булды. Андаукучылар, мәктәп коллективларыннан тыш, “Нурлатнефть” НГДУсы, хәрби комиссариат, НУАД хезмәткәрләре, әлбәттә инде, ветеран спортчыларыбыз да зур активлык күрсәтте.