Нурлатта 14 нурлатлыга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелгән

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе
Узган җомгада  “Бердәм Россия” партиясе Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә үткән түләүсез юридик ярдәм көнендә халыктан иң күп мөрәҗәгать адвокатга булган. Нурлатлыларны шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, мирас, бурычларны түләттерү, штатлар кыскартылу һәм башка сораулар борчый икән. Нотариуслар Гөлнара Мөбарәкшина, Ирина Щекач, адвокат Елена Абрамова һәм прокурорның өлкән ярдәмчесе Люция Хәсәншина һәр мөрәҗәгать буенча тиешле консультация биргән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International