Бораулаучылар Нурлатта Кубок уйната

2013 елның 21 декабре, шимбә

Турнирда 2000-2001 елгы үсмерләр катнаша. Шул рәвешле Нурлат бозында “Ледок” (Нурлат), “Сатурн” (Самара), “Нефтяник” (Әлмәт) һәм “Ак аю” (Зәй)  командалары көч сынаша. Турнирны ачу тантанасында Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы Равил Кузюров, турнирны төп оештыручылар – “Бурение” ОООсының башкарма директоры Владимир Еромасов һәм башка рәсми затлар катнашты. Бораулаучылар Кубогы әлегә беренче тапкыр гына үткәрелә, һәм оештыручылар аны киләчәктә традицион итмәкче. Ә алдагы елларда турнирны уздыру хокукы Кубок откан командага биреләчәк, дип аңлатты ярышларның инициаторы - Нурлат бораулау эшләре предприятиесе җитәкчесе Илдар Борһанов.

Турнир турында тулырак репортажны “Дуслык” газетасыннан укый алачаксыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International