Нурлатның ике яшь самбочысы Чистайдан чемпион булып кайтты

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең яшь самбочылары Чистайда узган турнирда катнашып кайттылар.
Әлеге бәйге Ватан сакчылары көненә багышланган иде һәм анда спорт мәктәбендә Илшат Әһлиуллин белән Мамыктагы филиалда Александр Казаковта шөгыльләнүче яшь самбочылар призлы алты урын алып кайттылар. Мисал өчен, Айзат Ганиев һәм Рәмис Кәлимуллин чемпион исемнәре яуладылар. Әлфис Гайнуллин, Адель Хөсәеновта – II, Адам Исламов һәм Рушан Хәммәтгатинда III урыннар.
Турнирда сигез районнан 130дан артык яшь спортчы катнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International