Нурлат чаңгычылары “Татнефть” Спартакиадасыннан призлар белән кайтты

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
Нурлат чаңгычылары “Татнефть” җәмгыятенең XXVII Спартакиадасы кысаларында Әлмәттә узган ярышларда уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
Әлеге ярышларга “Татнефть”нең Нурлаттагы идарә-структур подразделениеләре спортчылары катнашты. Иң күп вәкилләр, әлбәттә инде, “Нурлатнефть” идарәсеннән иде. Мисал өчен, идарә хезмәткәрләре Александр Элекин һәм Эдуард Жирнов үз дистанцияләрендә чемпион исемнәре яулап кайттылар. Рәсимә Кыямова II урын алды. Шулай ук Миләүшә Галимова, Азат Шиһапов та матур нәтиҗәләр күрсәттеләр. Моннан тыш,  “Татнефть-Энергосервис” спортчыларыннан Надежда Еромасова да 3 чакрымлы дистанциядә беренче булып килде. Шул ук җәмгыятьтән Андрей Сираҗетдинов III урынга чыкты. Ә менә “Татнефтедор” җәмгыятенең мондый Спартакиадада тәүге катнашуы иде. Һәм бу җәмгыятьнең Нурлат автоюллар идарәсе хезмәткәре Радик Ибраһимов 5 километрлы дистанциядә чемпион исеме яулап кайтты (Бу уңышы белән котлап, НУАД җитәкчелеге Радикка яңа чаңгылар алу өчен акчалата бүләк тә ясады).
Команда нәтиҗәләренә килгәндә, “Нурлатнефть” идарәсе үз ишләре арасында II урын алса, “Татнефть-Энергосервис” идарәче компаниясе I урынга чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International