Конкурс җиңүчеләре ачыклана

2014 елның 11 августы, дүшәмбе
Дүшәмбедән район башкарма комитетының мәдәни үсеш бүлеге белгечләре Тимерлек юнәлешенә авыл мәдәният йортлары һәм клубларына чыкты. Белгечләрнең максатлары – “Һәр торак пунктка – үрнәк мәдәният учреждениесе” конкурсы җиңүчеләрен билгеләү. Әлегә нәтиҗә ясарга иртәрәк булса да, кайбер мәдәният йортларының үз тирә-якларын тәртиптә тотуда зур фантазияне эшкә җигүләре билгеле инде. Әнә, Чулпан мәдәният йорты чын мәгънәсендә әкият патшалыгын хәтерләтә. Биредә кул астындагы төрле материаллардан ясалган әкият геройлары, җәнлекләр дә, төрледән-төрле чәчәкләр тулы бакча да игътибарны җәлеп итмичә калмый. Шунда ук алар авыл йорты күренешен дә булдырганнар: читән янында борынгы йорт кирәк-яраклары фонында утырган “әби” белән “бабай” бигрәк тә килешле килеп чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International